Кайбер һөнәр вәкилләренә, даими рәвештә квалификация күтәрү зарурлыгына бәйле рәвештә, вакытыннан алда пенсиягә чыгу гадиләштерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). Россиядә кайбер белгечлекләр вәкилләренә пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадиләштерелде. Үзгәрешләр һөнәре квалификацияне даими күтәрүне таләп иткән гражданнарга кагылды.
Беренче чиратта, бу мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә кагыла. Элек аларның стажына эштә булу вакыты, вакытлыча эшкә яраксызлык чоры, ел саен һәм өстәмә түләүле отпуск, йөкле хатын-кызны зарарлы факторлар йогынтысы тудырмый торган эшкә күчерү чоры гына исәпләнгән иде. Әмма табиблар һәм укытучылар даими рәвештә квалификация күтәрү курсларын үтәргә тиеш, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды матбугат хезмәте.
Кануннардагы үзгәрешләр нигезендә, 18-нче марттан аларның хезмәт стажына квалификация күтәрү курсларының чорларын кертәчәкләр. Төп шарт – бу вакытта хезмәткәрләр өчен эш урыннары һәм хезмәт хаклары саклансын, ә эш бирүчеләр мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә кертемнәр күчерсеннәр.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу вакыты берьюлы биш елга түгел, ә күчеш чорын исәпкә алып арта. 2019 елда – ярты елдан соң, 2020 елда – ел ярымга, 2021 елда – өч елга, 2022 елда – дүрт елга. 2023 елдан һәм алга таба махсус стажны эшләп бетергәннән соң кичектерү чоры биш ел тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта әлеге хезмәткәрләр махсус стаж эшләп, вакытыннан алда пенсиягә хокук алган яшь теркәлә, ә бу хокукны (вакытыннан алда пенсия билгеләү) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң эшкә яраклы яшь һәм күчеш нигезләмәләрен исәпкә алып гамәлгә ашырырга мөмкин.
Кирәкле махсус стаж эшләп, укытучылар, табиблар һәм иҗади хезмәткәрләр пенсионер статусын, ә аның белән бергә тиешле ташламаларга хокук ала.
Пенсиягә вакытыннан алда чыгуны гадиләштергән һөнәрләрнең тулы исемлеге 28.12.2013 елдан 400-нче номерлы «Иминият пенсияләре турында» Федераль законның 30-нчы һәм 31-нче маддәләрендә искә алыначак.