Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2019, 11:32

Казанның тарих укытучылары үзләренең педагогик осталыкларын күрсәтә алачаклар

«Мәктәптә тарих: традицияләр һәм яңалыклар» IV Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү 30-нчы июльдә тәмамлана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). Казан укытучыларына «Мәктәптә тарих: традицияләр һәм яңалыклар» дип аталган IV Бөтенроссия педагогик осталык конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр . Гаризалар 30-нчы июльгә кадәр кабул ителә.

Бәйгедә Россия Федерациясенең барлык төбәкләренең гомуми белем бирү учреждениеләреннән педагогик стажы кимендә өч ел булган тарих укытучылары катнаша ала.

Конкурс өч этапта үткәрелә. Башта, 30-нчы июльгә кадәр, катнашучылар Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе сайтында анкета тутырырга, кирәкле документларның электрон күчермәләрен беркетергә, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү турында шәхси гариза язарга тиеш. Икенче этапта, 1-нче сентябрьдән 27-нче сентябрьгә кадәр, комиссия тарафыннан сайлап алынган конкурсантлар үз мәктәпләрендә Бөек Ватан сугышы темасына ачык дәрес әзерләргә һәм үткәрергә, аннары эксперт советына үткәрелгән дәресләрнең методик планнарын, презентацияләрен һәм видеоязмаларын бирергә тиеш. Жюри 24 иң яхшы эш авторын сайлап алачак, алар өченче этапта үзпрезентация күнекмәләрен күрсәтәчәкләр, мастер-класс үткәрәчәкләр һәм модератор белән ачык дискуссиядә катнашачаклар. Финал туры Мәскәүдә 30-нчы октябрьдән 1-нче ноябрьгә кадәр узачак.

Беренче урын өчен - 260 мең сум, икенче урын өчен – 215 мең сум, өченче урын өчен 180 мең сум күләмендә бүләк билгеләнгән, дип хәбәр ителә РФ Мәгариф министрлыгы сайтында. Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча үтеп, табарга мөмкин.

Барлык яңалыклар