В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Топларда урыннарны билгеләнгәндә чыгарылыш студентларының хезмәт базарында ихтыяҗы һәм башка факторлар исәпкә алынган
Фото: Денис Гордийко
Инженер-техник юнәлеш буенча югары уку йортлары рейтингына Казан федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университеты – КАИ, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты кергән.
Шулай ук КФУ һәм КНИТУ табигый-математика өлкәсендәге иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегенә эләккән.
Рейтинглар югары уку йортларының конкурентлыкка сәләтлелеген ике төркем белгечлекләр буенча билгели: табигый-математик өлкәгә математика, физика, химия, биология һәм Җир турында фундаменталь фәннәр кертелгән, ә инженер-техник өлкәдә энергетика, төзелеш, информатика һәм исәпләү техникасы, авиатөзелеш, робототехника, җиңел сәнәгать һ.б. карала.
Табигый-математика өлкәсендә ТОП-50 университетлар исемлегенә илнең 27 субъекты университетлары кергән. Иң зур өлеше Мәскәүгә (13 югары уку йорты) һәм Санкт-Петербургка (биш югары уку йорты) туры килә. Инженер-техник өлкәдәге иң яхшы югары уку йортлары исемлегендә Россиянең 29 төбәгенең уку йортлары тәкъдим ителгән: Мәскәүдә аларның – 17 се, Санкт-Петербургта – 10 сы. Шулай ук берьюлы алты югары уку йорты тарафыннан тәкъдим ителгән Татарстанның югары нәтиҗәсе дә билгеләп үтелә, дип хәбәр итә «РИА Новости».