Олимпиада Россиянең 63 төбәгеннән 224 укучыны берләштергән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Казан укучылары җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары арасына керде. Интеллектуаль ярыш 30-нчы марттан 3-нче апрельгә кадәр Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбе Милли тикшеренү университетында узды.
Олимпиада Россиянең 63 төбәгеннән 224 укучыны берләштерде. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар арасында Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернатының 9 сыйныф укучылары Дмитрий Моисеев һәм Дамир Дәүләтов, Идел буе районының 19-нчы номерлы гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Элина Галимова, Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7-нче номерлы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Полина Лапшина бар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына тиешле юнәлешләргә имтихансыз керү хокукына ия.