Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.10.2022, 12:11

Казан укучылары «Мәктәп чисталык кубогы» өчен көрәшәчәк

Ярышларда катнашучыларга булачак «Савиново» паркы территориясен чистартырга туры киләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь). «Мәктәп чисталык кубогы» 8 нче октябрьдә булачак «Савиново» паркы урынында узачак. Катнашучыларга – 4 укучыдан торган командаларга – җәмәгать киңлеге территориясен чистартырга туры киләчәк. Старт алдыннан укучыларга инвентарь бирәчәкләр, шулай ук аларга «Чиста уеннар/Clean games» кушымтасын йөкләп алырга кирәк.

Экоактивистлар өчен ярышлардан соң пикник үткәрәчәкләр. Җиңүче команда катнашучыларына акыллы колонка бүләк итәчәкләр, ә призерлар өчлегенә калдыкларны сортларга аеру өчен җиһазлар тапшырачаклар. 1-15 урын алган мәктәпләрдә пластикны эшкәртү буенча экодәресләр һәм мастер-класслар үткәреләчәк. Моннан тыш, барлык мәктәп командалары да уеннарда катнашу турында сертификатлар алачак.

Шулай ук булачак «Савиново» паркы урынында интерактив экостанцияләр эшләячәк, укучылар «Башка эш» кушымтасында баллар эшли алачак. Моннан тыш, үсемлекләр утырту, swap-маркет, экофутбол, һава лабораториясе эше, экоквиз һәм велошредер планлаштырылган. Чарада шәһәр приютларына ярдәм итүче «Лапа» оешмасы тәкъдим ителәчәк, шуңа күрә экоактивистлар үзләре белән азык һәм дүрт аяклы дуслар өчен бүләкләр ала ала, дип хәбәр итә «Чиста уеннар – Татарстан» Telegram-каналы.

Уеннар 13:00 дән 16:00 гә кадәр узачак, очрашу урыны: Гаврилов урамы, 30б. Укучыларга уңайлы аяк киеме һәм кием киеп килергә, шулай ук үзең белән дождевик алырга киңәш ителә.

Барлык яңалыклар