В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу түбән пассажирлар агымы белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Казанда түбән пассажирлар агымы белән бәйле рәвештә 2-нче һәм 3-нче ноябрьдә трамвайлар һәм троллейбуслар шимбә, ә 4-нче, 5 -нче һәм 6-нчы ноябрьдә якшәмбе җәдвәле буенча йөриячәк.
Мондый карар 1-нче ноябрьдә, эшләми торган атнаның беренче көнендә, электр транспортында пассажирлар агымын анализлаганнан соң кабул ителде, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Министрлар Кабинеты начар эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр режимын раслады.