Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2021, 14:09

Казан территориаль иҗтимагый үзидарәләре инфраструктураны үстерү өчен республика конкурсында 60 млн сумга якын акча откан

Бу акчалар территорияләрне төзекләндерүгә һәм социаль объектлар төзүгә юнәлтелгән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Ксения Швецова). Казан бистәләрендә яшәүчеләр торак массивларының социаль һәм коммуналь инфраструктурасын бергәләп үстерү өчен территориаль иҗтимагый үзидарәләргә актив берләшәләр. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр үзе эшләгән чорда грант ярдәме алуга республика конкурсында 60 млн сумга якын акча откан. Бу акчаларга балалар һәм спорт мәйданчыкларын, тукталыш павильоннарын төзекләндерәләр, яшелләндерәләр һәм башка эшләр башкаралар. «Республикада мондый грант ярдәме булу бик мөһим, һәм безнең конкурста җиңүебез – бистәләр үсеше өчен зур этәргеч», – диде бүгенге эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Казан бистәләрендә инфраструктураны үстерү турында киңәшмәдә район администрацияләре башлыклары сөйләде. Алар барысы да территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең мөһим ролен һәм «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика грант конкурсында катнашуларын билгеләп үттеләр. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары бистәләрендә 15 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли, алар гомумән алганда 14,6 млн сум откан. «Бу акчага 2016 елдан башлап 14 балалар уен мәйданчыгы, 24 бункер мәйданчыгы һәм 2 тукталыш павильоны төзелде», – дип сөйләде район хакимияте башлыгы Тимур Алибаев.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, үз чиратында хәбәр иткәнчә, бистәләр үсешенә конкурс нәтиҗәсендә 19 млн сум җәлеп ителгән. Бу 21 балалар мәйданчыгын төзекләндерергә, ә кайбер территорияләрдә аларны спорт җиһазлары белән тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирде. «Һәр территориягә без юлларны төзекләндерү һәм яшел үсентеләр утырту белән индивидуаль якын килдек», – дип өстәде с.Миронов.

Вахитов һәм Идел буе районнарында территориаль иҗтимагый үзидарәләр 2015 елдан бирле 25 грант откан һәм үз территорияләрен үстерүгә 10,2 млн. сумнан артык акча алган, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Марат Закиров. Бу акчаларга балалар мәйданчыклары, каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыклары төзелде, спорт җиһазлары сатып алынды, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл куелды.

Совет районында биш ел эчендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр 16 млн сумга якын 39 грант алган. «Бу акчалар 13 торак массивында балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә, 6 бистәдә урамнарны яктыртуны оештыруга һәм 3 бистәдә контейнер мәйданчыкларын урнаштыруга юнәлдерелде. Шулай ук Царицыно торак массивында куркынычсызлык белән тәэмин итү өчен видеокүзәтү камералары урнаштырылган», – дип хәбәр итте Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов.

«Бу бистә тормышының мөһим үзенчәлеге – шәһәр фатирларында яшәүчеләрдән аермалы буларак, алар активрак, бер-берсен йөзгә беләләр һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләргә берләшәләр, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Тулаем алганда, аларның инфраструктура үсешендә мөһим роль уйнаулары сөендерә. «Водоканал», «Казэнерго», «Татэнерго» кебек тәэмин итүче предприятиеләрнең программалары һәм төрле федераль, республика, шәһәр программалары буенча акча җыю мөһим. Шуның аркасында без бистәләрне системалы рәвештә яхшыртуны дәвам итәчәкбез».

Шәһәр башлыгы, якын киләчәккә планнар билгеләү өчен, төрле бистәләрдәге территориаль иҗтимагый үзидарәләр вәкилләре белән очрашу уздырырга кушты.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.04.2021
Видеорепортаж
19.04.2021 13:01
Казан районнары администрацияләре башлыклары бистәләрдә инфраструктура үсеше турында сөйләделәр
Барлык яңалыклар