Эшләр 31-нче октябрьгә кадәр ecophotokonkyrsrt@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Казан студентлары һәм өлкән сыйныф укучылары «Туган як экологиясе» республика фотоконкурсында катнаша ала.
Катнашучыларга үзенчәлекле авторлык фоторәсемнәрен түбәндәге номинацияләрдә тәкъдим итәргә кирәк булачак: «Мин һәм табигать», «Туган як табигате», «Табигать белән гармониядә». Эшләр 31-нче октябрьгә кадәр ecophotokonkyrsrt@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Һәр номинациягә бер фотография җибәрергә мөмкин. Конкурска агымдагы елның ноябрь аенда йомгак ясалачак. Конкурс шартлары белән тулырак нигезләмәдә танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.