Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2018, 12:20

Казанның филолог студентларыннан Гүзәл Яхина диктан яздырды

“Яз, Казан!” диктанты 2018 елгы “Аксенов-фестның” яңалыгы булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). “Яз, Казан!” диктантын бүген студентлар һәм югары сыйныфлар укучылары “Аксенов-фест-2018” әдәби-музыкаль фестиваль кысаларында яздылар. КФУның Лев Толстой ис. Филология һәм халыкара багланышлар институты мәйданчыгында язучы Гүзәл Яхина үзенең “Деревянная Казань” текстын укыды.

“Аксенов-фестның” координаторы һәм попечительлек советы әгъзасы Ирина Барметова билгеләп үткәнчә, Гүзәл Яхинаны юктан гына сайламадылар. Ул Казан белән турыдан-туры бәйләнгән һәм аның беренче әдәби премиясе – “Йолдызлы билет”. Хәзерге вакытта аның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча Лаеш районында фильм төшерелә.

Гүзәл Яхинаның тексты мондый чараларда беренче тапкыр гына уздырылмый. Автор сүзләре буенча, ул шуның өчен язылган да инде. Узган елда аны Париж китап салонында “Тоталь диктант” репетициясендә укыдылар. “Деревянная Казань” текстында шәһәребезнең архитектурасы турында сүз бара. Бу хакта үземнең хисләремне мин текстта чагылдырдым. Аның катлаулылыгы турында сөйләргә җиңел түгел. Минемчә, ул катлаулы түгел, әмма анда җөмләләрне дөрес язуның берничә варианты бар. “Тоталь диктант” экспертлары аны тикшергәндә һәм диктантка әзерләнгәндә, җөмләләрнең берсендә дөрес пунктуациянең 96 вариантын санадылар”, - дип сөйли Гүзәл Яхина.

Университетның зур аудиториясендә тормышларын рус теле һәм әдәбияты белән бәйләргә теләүчеләр – филолог студентлар җыелды.

Студентларның эшләрен Ирина Барметова, язучы, МДУ профессоры Мария Голованивская, прозаик Александр Кабаков һәм шагыйрь, КФУ профессоры Артем Скворцов тикшерәчәкләр.

“Еш кына басымсыз позицияләрдә грамматик хаталар барлыкка килә һәм, әлбәттә, өтерләрне кайчан һәм кайда куярга кирәклекне аңламый башладылар. Өлкән яшьләрдә диктант язу бик кирәк, чөнки бу кызыклы, үзенә бер төрле уен булып тора”, - дип сөйли Мария Голованивская.

Университет диварларыннан кала, диктант Үзәк шәһәр китапханәсендә дә үтте. Ирина Барметова сүзләре буенча, диктант “Аксенов-фест” кысаларында даими рәвештә уза башларга мөмкин.

Барлык яңалыклар