Казан объектлары Идел буе федераль округында катнашучылар арасында «Муниципаль берәмлекләрнең керү стелалары һәм иҗтимагый киңлекләрнең керү төркемнәре» конкурсының ярымфиналына чыкты.
«ВКонтакте» социаль челтәренең тиешле төркемендә Бөтенроссия финалына чыгачак лидерны билгеләү буенча тавыш бирү башланды. Теләүчеләр үзләренә ошаган проектлар өчен үз тавышларын 12 декабрьдә 13:00 кә кадәр бирә ала, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
ТР башкаласыннан конкурска ике номинациядә быел аэропорттан
шәһәргә кергәндә урнаштырылган «Казан» стеласы һәм узган ел Төньяк вокзал янында урнаштырылган
«Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы тәкъдим ителгән.
Конкурс «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.