Казанның аз керемле гаиләләрендә тәрбияләнүче 9-11 сыйныф укучыларына кичә 691 планшет тапшырдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казанның аз керемле гаиләләрендә тәрбияләнүче 9-11 сыйныф укучыларына кичә 691 планшет тапшырдылар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча техника мәгариф учреждениеләре балансына бирелә, мәктәп укучылары алардан бушлай файдалана ала. Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган атнада укучылар Казан федераль университеты тарафыннан бирелгән тагын 47 планшет алганнар.
Билгеләп үтик, читтән торып уку өчен техниканы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бирәләр. Дүрт бала тәрбияләүче Алсу Сәйфиева гаиләсе әнә шундыйларга керә. Уллары - университетның 4 курс студенты һәм Яңа Савин районының 7-нче гимназиясенең 9-нчы һәм 6-нчы сыйныф укучылары - хәзер дистанцион форматта укыйлар. Ә кызы мәктәптә дистанцион әзерлек курсларына кушыла. Планшетка Алсу Сәйфеваның 9-нчы сыйныф укучысы Ранель Нуриев ия булды. Девайс аңа төп дәүләт имтиханына әзерлек өчен кирәк. «Планшет булмагач, мәгълүматны телефоннан кисәкләп җыеп утыра иде. Әлбәттә, нәтиҗәдә күп нәрсәне аңламый калды. Эш шунда ки, укучыларга, дәрестә генә түгел, көне буе укырга туры килә. Мәктәп дәресләреннән соң өй эшләрен башкару, шулай ук сәнгать һәм музыка мәктәпләрендә дистанцион уку башлана», - дип сөйләде күп балалы әни.
Лилия Гыйниятуллинаның өч баласы бар. Гаилә шулай ук аз тәэмин ителгәннәр категориясенә керә. Кичә планшетны Авиатөзелеш районының 54-нче мәктәбеннән 11-нче сыйныф укучысы Алинә Зумаева алды. «Планшет аңа ярдәм итүдән бигрәк, бүгенге көндә кирәк. Хәзер барлык укыту дистанцион форматта, планшетлар һәм ноутбуклар аша төзелгән. Дәресләр 9.00-дән 13.00-гә кадәр бара, әмма соңыннан өй эшен башкарырга һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләнергә - интернеттагы мисалларны тикшерергә кирәк. Ягъни Алинә көне буе диярлек эшкә чумган», - диде Л.Гыйниятуллина.
Планшетларның хәзерге шартларда өлкән сыйныф укучыларына бик кирәк булуы белән 174-нче мәктәпнең 9-нчы сыйныф укучысы Нурланның әнисе Светлана Юсифова да килешә. Шушы көннәрдә аның улы да планшетны файдалануга алган. «Моңа кадәр аңа укытучылар мессенджерлар аша биремнәр җибәреп торды, ә өй эшләрен ул тавыш һәм видеохәбәрләр рәвешендә юллады. Минемчә, планшет аңа классташларыннан артта калмаска, күбрәк аңларга булышачак», - диде С.Юсифова.