Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2023, 13:48

Казан спортчылары җиңел атлетика буенча Россия беренчелегендә өч медаль яулады

«Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе тәрбияләнүчеләрендә – бер алтын һәм ике көмеш

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче июль). Казан спортчылары җиңел атлетика буенча Россия беренчелегендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Кичә «Центральный» стадионда 20 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында ярышлар тәмамланды.

Серафим Солодовников 400 метр дистанциягә йөгерүдә беренче булды. Ул финишка 45.96 секунд нәтиҗәсе белән килгән. Икенче урынны – Мордовиядән Александр Лапкин (47.90 секунд), өченче урынны Мәскәү өлкәсеннән Кирилл Лютов (48.13 секунд) алды.

Казан спортчысы Юлианна Фещенко җиде төрле дисциплинада 4936 очко нәтиҗәсе белән көмеш медаль яулады. Аны Санкт-Петербург вәкиле Виктория Ермолаева (5226 очко) узып китте. Шулай ук иң көчле өчлеккә Краснодар краеннан Александр Ананько керде. Ул 4889 очко җыя алган.

Өч чакрымга каршылыклар белән йөгерүдә Гадел Гафиятуллин икенче булды. Аның нәтиҗәсе – 9.16.34 минут. Алтын медальне – Мари Эл республикасыннан Андрей Мошкина (9:13.13 минут), ә бронза медальне Пермь краеннан Артем Иванов (9:16.53 минут) алды.

Казанда Серафим, Юлианна һәм Гадел «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсендә шөгыльләнәләр, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласындагы ярышлар илнең 67 төбәгеннән 753 спортчыны берләштерде. Медальләр 41 җиңел атлетика төрендә уйнатылды, шул исәптән ядрә ыргыту, 110 метрга каршылыклар белән йөгерү буенча.

Барлык яңалыклар