В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Европа чемпионнары Евгений Первушкин һәм Нәҗип Миникаев Россия җыелма командасына керә.
Фото: Бөтенроссия бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче март). Казан спортчылары «брейкинг» һәм «брейкинг-команда ярышлары» дисциплиналарында Бию спорты буенча бөтенроссия ярышларында призер булдылар. Ярышлар 11 нче һәм 12 нче мартта Архангельскида узды.
19 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында «брейкинг» дисциплинасында алтынны – Евгений Первушкин, көмешне Нәҗип Миникаев яулады. Казан спортчылары Россия җыелма командасына керә һәм Европа чемпионнары булып тора.
19 яшь һәм өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «брейкинг-команда ярышлары» дисциплинасында беренче урынны Illusion of exist командасы составында Евгений Первушкин алды. Өченче урында Казанның башка командасы – Original people, аның составында Нәҗип Миникаев, Альберт Хәкимов һәм Александр Шаталов бар иде.
Казанлы Андрей Лапшинов 10-12 яшьлек егетләр арасында ярышта көмеш һәм 10-15 яшьлек юниорлар арасында команда ярышларында бронза медаль яулады. Аның белән бергә ТР башкаласыннан команданы Әмир Закиров һәм Урал Уразаев тәкъдим итте.
Шулай итеп, Татарстан спортчылары бөтенроссия ярышларында 6 медаль яулады: 2 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза, дип хәбәр итә ТР Акробатик рок-н-ролл һәм заманча спорт биюләре федерациясе.
Аннары Татарстан спортчылары брейкинг буенча Россия чемпионатында көрәшәчәк – ул 14-16 нчы апрельдә Мәскәүдә узачак.