Ярышларда Россиядән һәм Казахстаннан 300 дән артык кеше катнашты
«Ак Барс» көрәш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышларында алтын һәм көмеш яуладылар. Гыйнвар ахырында Алабугага Россиядән һәм Казахстаннан 300 дән артык спортчы җыелды.
Илдус Камалов, Айнур Нургалиев һәм Илгизәр Галимуллин – алтын, Диләрә Латыйпова – көмеш медальләр. Казанда спортчылар РФ атказанган тренеры Азат Әхәтов җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.
Россиянең атказанган тренерлары М.М.Сәхәбетдинов һәм А.Ш.Шәйхетдинов истәлегенә бөтенроссия ярышлары Алабугада узды. Алар 28 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр барды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Тасма» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Иван Мухрыгин яшүсмерләр арасында җәядән ату буенча бөтенроссия ярышларында алтын алган иде. Ил чемпионатында 100 дән артык спортчы катнашты.