В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Заманча япон фехтованиесе буенча ярышлар Подольск шәһәрендә 24-27-нче декабрь көннәрендә узды.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Казан спортчылары кендо буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты медальләрен яулады. Самурай техникасында кылыч белән эш итүгә нигезләнгән заманча япон фехтование буенча ярышлар Подольскида 24-27-нче декабрьдә узды.
Россиянең иң көчле спортчылары юниорлар, ирләр һәм хатын-кызлар шәхси һәм команда ярышларында бүләкләр өчен көрәште. Россия беренчелегендә Казаннан Тимур Сәйфетдинов «алтын» яулады. Казанның тагын бер спортчысы Тимур Шәйхуллин көмеш медаль алды.
Команда беренчелегендә Татарстан Республикасы командасында – «көмеш». Команда составында Артемий Толкишевский, Тимур Шәйхуллин, Эмиль Русаков һәм Тимур Сәйфетдинов чыгыш ясады. Команда беренчелегендә Иваново өлкәсе командасы җиңүче булды, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе спортчылары – бронза медаль яулады.
Россия чемпионатында Татарстан вәкилләре Никита Толкишевский һәм Марат Таиров «көмеш» һәм «бронза» яулады. Финал көрәшендә Никита Толкишевский Санкт-Петербург спортчысына оттырды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.