Го буенча турнир ТР башкаласы, Ульяновск һәм Новоуральскиның 28 вәкилен берләштерде
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар). ТР башкаласында шәһәр Мэры Кубогы өчен го буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Шәхси турнирларда Казан, Ульяновск һәм Новоуральскиның 28 кешесе катнашты.
Уеннар 20-21 нче гыйнварда Рәшид Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка һәм го буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбендә узды. Ир-атлар арасында өч призлы урынны казанлылар алды. Артур Гыймадиев – алтын, Камил Урманче – көмеш, ә Игорь Немлий бронзага ия булды.
Хатын-кызлар арасында беренче урынны Ләйлә Мөдәрисова алды, икенче урында – Валерия Николаева, өченче урында – Анастасия Матеюнас, дип хәбәр иттеләр Физик культура һәм спорт комитетында.
Го, яки вэйци – стратегик эчтәлекле логик өстәл уены, ул Борынгы Кытайда, төрле бәяләмәләр буенча, ике-биш мең ел элек барлыкка килгән. Россиядә соңгы елларда ул бик популяр һәм ихтыяҗлы булып тора.
Декабрьдә Казан спортчысы, Россиянең гроссмейстеры Александр Динерштейн вэйци буенча Кытай илчесенең XI Кубогын яулады. Ярышлар Мәскәүдә узды, анда бөтен илдән 400 спортчы катнашты.