В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген Россия спортчылары ике медаль яулады: грек-рим көрәшендә – алтын һәм гимнастикада бронза.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Бүген Россиянең волейбол буенча ир-атлар җыелма командасы канадалыларны 3:0 исәбе белән җиңде һәм Токиода Олимпия уеннарының ярымфиналына чыкты. Моннан тыш, россиялеләрнең копилкасы ике медаль белән тулыланды – грек-рим көрәшендә алтын һәм гимнастикада бронза медаль белән.
Волейбол буенча ир-атлар җыелма командасы составында 14 очконы казанлы Максим Михайлов китерде. Шулай ук җиңүгә Казан «Зенит»ына күчкән Дмитрий Волков зур өлеш кертте. 5-нче августта узачак финалда спортчыларга Бразилия җыелмасы белән көрәшергә туры киләчәк, ул япон волейболчыларын 3:0 исәбе белән җиңде.
Моннан тыш, бүген Россия Олимпия комитеты җыелма командасы өчен алтын медальне грек-рим стиле көрәшчесе Муса Евлоев алып килде, ул 97 кг га кадәр авырлыкта чыгыш ясый. Ул Токиода Олимпия уеннары чемпионы булды. Финалда М.Евлоев 2016 елгы Уеннарның алтын иясе Әрмәнстаннан Артур Алексанянны 5:1 исәбе белән җиңде.
Йомгаклау программасында бронза медальне Никита Нагорный яулады. Перекладинада күнегүдә ул 14,533 балл җыйды һәм өченче урынны алды. Элегрәк Н.Нагорный команда составында алтын яулады, ә аннары шәхси күп төрле ярышларда өченче булды, дип хәбәр ителә Россия Олимпия комитеты сайтында.
Искәртеп узабыз, Токиодагы Олимпия уеннары 23-нче июльдә старт алды. Хәзерге вакытта Россия җыелма командасы 13 алтын, 21 көмеш һәм 18 бронза медаль яулап, медаль зачетында бишенче урынны алып тора.