Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.02.2022, 15:39

Казан спортчылары Ранэль Шәфиков һәм Юлия Сохацкая берничә төр ярыш буенча Россия беренчелегендә җиңү яулады

Татарстан җыелма командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.

Фото: «Атлетика» Олимпия резервы спорт мәктәбе

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче февраль, Дмитрий Никитин). Казанның «Атлетика» Олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Ранэль Шәфиков һәм Юлия Сохацкая Санкт-Петербургта күп төрле ярыш буенча узган Россия беренчелегендә җиңү яулады.

Ранэль Шәфиков (тренер Дмитрий Захарчук) U20 категориясендә яшүсмерләр арасында чыгыш ясады һәм барлык дисциплиналарда да беренче урын алды: 60 метрга йөгерү (6,86 секунд), озынлыкка сикерү (7,39 м), ядрә ыргыту (12,56 м), биеклеккә сикерү (1,9 м), каршылыклар белән йөгерү (8,19 секунд), колга белән сикерү (5,1 м) һәм 1000 метрга йөгерү (3 минут 16,12 секунд). Спортчы 5586 очко җыйды, бу Брянск өлкәсеннән Даниил Соболевтан 500 очкога күбрәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан спортчысының нәтиҗәсе бу сезонда U20 дөнья сериясендә өченче булды.

U23 категориясендә беренче һәм икенче урыннарны шулай ук Казан спортчылары яулады. Яшүсмер кызлар арасында 4173 очко җыеп, Юлия Сохацкаяны җиңде (тренеры Наталья Латыйпова), ә яшүсмерләр арасында 5563 очко белән Вахитов районы спорт мәктәбе спортчысы Марк Бурдин (тренеры Ирина Вострикова) көмеш медаль яулады.

Татарстан спортчыларының югары күрсәткечләре нәтиҗәсендә республика җыелма командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны яулады.

«Бу казанышлар – безнең спортчылар осталыгының чираттагы дәлиле, – дип саный «Атлетика» Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Надежда Анисимова. – Без алар белән горурланабыз, аларның төп нәтиҗәләре һәм җиңүләре алда булуын аңлыйбыз. Шәһәр һәм республика җитәкчелегенә, шулай ук Казанның Физик культура һәм спорт комитетына безнең спортчыларның ярышларга баруларын оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Ярышлар 19-23 нче февраль көннәрендә узды. Анда илнең 33 төбәгеннән спортчылар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында, дөнья һәм Россия рекордларын узып, Ранэль Шәфиков 5910 очко җыйды, шулай ук «Ел спортчысы» номинациясендә Казан Мэры стипендиясенә лаек булды.

Барлык яңалыклар