Санкт-Петербургка ярышларга бөтен илдән 900 гә якын катнашучы килде
Казан спортчылары Софья Дьякова һәм Амалия Гыйззәтуллина кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында беренче урынны яуладылар.
Илнең су спорт төрләре федерациясе мәгълүматлары буенча, 4x200 эстафетасында «Дельта» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре ирекле стилендә Татарстан җыелмасы составында 7:49:58 дистанцияне уздылар. Софья Дьякова шулай ук ирекле стильдә 800 метрлы дистанциядә көмеш медаль алды.
Йөзү буенча Россия чемпионаты (25 м) 21-26 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербургта уза. Ярышларда Россиянең 70 тән артык төбәгеннән 900 гә якын спортчы катнаша.