В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнир ТР башкаласында уза торган «Дуслык уеннары» кысаларында узды.
Фото: Бөтенроссия йөзү федерациясе
Софья Дьякова, Дарья Устинова, Анастасия Колпакова һәм Валерия Саламатина 4х200 м ирекле стиль эстафетасында алтын медаль яуладылар. Спортчылар Санкт-Петербург һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра командаларын узып китте, дип хәбәр ителә Бөтенроссия йөзү федерациясе сайтында.
Моннан тыш, Казанның «Дельта» олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Софья Дьякова моңа кадәр 2005-2008 елгы спортчылар арасында 400 метр арага ирекле стиль белән йөзүдә алтын медаль яулаган иде, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, 21 нче июльдә Татарстан Республикасы башкаласындагы Су спорт төрләре сараенда йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча «Дуслык уеннары» комплекслы халыкара ярышларының беренче этабы ачылды. Тантанада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
«Дуслык уеннары»ның беренче этабы Казанда 2 нче августка кадәр барачак. Ярышлар 1,3 мең спортчыны берләштерә, аларның 215 е Татарстан башкаласына башка илләрдән килгән.