В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда Россиянең 21 субъектыннан 1,5 меңнән артык кеше, шулай ук Һиндстан һәм Куба вәкилләре катнашты
Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). Казан спортчылары фитнес-аэробика һәм хип-хоп буенча Matreshka Fitness-Aerobics Champ һәм Matreshka Hip-Hop Champ халыкара ярышларында призер булдылар. Ярышлар 5-7 нче декабрьдә Красногорскида узды.
Мәсәлән, Казан федераль университетының «Сияние» командасы көмеш медаль алды, ә бронзаны В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының «Кармен» коллективы яулады. Спортчылар «степ-аэробика» һәм «аэробика 5 кеше» дисциплиналарында чыгыш ясады.
Турнирда Россиянең 21 субъектыннан, шулай ук Һиндстан һәм Куба вәкилләреннән 1,5 меңнән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.