В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирда бөтен илдән 247 спортчы катнашты.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль). Ике Казан спортчысы Саранскида 15-20 нче февраль көннәрендә үткәрелгән терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында Җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында һәм Россия кубогында үзләрен танытты.
Ксения Орлова Россия Кубогында берьюлы ике беренче урынны яулады. Ул «Т-45» классында 60 һәм 400 метр дистанцияләрдә йөгерүдә илнең ике рекордын куйды. Спринтта ул 9,35 секунд вакыт күрсәтте, ә 400 метр араны 1 минут 13,87 секундта йөгереп узды.
Җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында Казаннан тагын бер спортчы – Полина Платонова өч тапкыр җиңү яулады. Ул 60 һәм 400 метрга йөгерүдә җиңүче булды, шулай ук озынлыкка сикерү буенча беренче урынны алды.
Ике спортчы да – «Тасма» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр. Ярышларда бөтен илдән 247 спортчы катнашты. 195 спортчы Россия Кубогы кысаларындагы ярышларда чыгыш ясады, 52 кеше Җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында катнашты. Ярышлар барышында халыкара турнирларда катнашу өчен Россия җыелма командасына кандидатлар каралды, дип билгеләп үттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.