Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2019, 12:14

Казан спорт мәктәпләре яңа сыйфат стандартына күчә

Үзәк стадионның матбугат үзәгендә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән очрашу узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Казанның «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр базасы шул исемдәге спорт комплексында калачак. Шул ук вакытта яшь хоккейчыларга һәм фигуристларга шәһәрнең башка спорт объектлары да ачык булачак, ә «Зилант» спорт мәктәбенең барлык тренерлар составы үз эш урыннарын саклап калачак. Бу хакта Үзәк стадионның матбугат үзәгендә узган спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән очрашуда Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сөйләде.

«Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында»гы 329-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы 2011 елның 6-нчы декабреннән чыккан 412-нче номерлы Федераль закон нигезендә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре яңа сыйфат стандартларына күчәләр.

Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яңа норматив таләпләргә туры килергә тиеш, аерым алганда, алар арасында Татарстан яки Россия җыелма командаларына кандидатлар да булуы зарур.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, үзгәртеп коруның йомгаклау максаты - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең иң югары дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясаячак булачак әгъзаларын әзерләү.

Россия законнары таләпләренә Казанның бер спорт мәктәбе – «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе генә туры килми, дип хәбәр итте Светлана Вострикова. Шул сәбәпле шәһәр җитәкчелеге мәктәпләрне үзгәртеп кору турында карар кабул итте. «Фигуралы шуу» бүлеге тәрбияләнүчеләре «Стрела» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе юрисдикциясенә күчәчәк, ләкин шул ук вакытта балалар «Зилант» спорт комплексы мәйданчыгында да шөгыльләнүләрен дәвам итәчәкләр. Мондый үзгәрешләр «Смена» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә күчәчәк «хоккей» бүлекчәсе укучыларына да кагылачак, алар шулай ук «Зилант» спорт комплексында да шөгыльләнәчәк.

«Хәзер мәктәп тренерлары һәм тәрбияләнүчеләре карамагында дәресләр өчен өстәмә урыннар – «Баско» комплексы, ә фигуристлар өчен Юдинода яңа спорт боз аренасы барлыкка киләчәк. Шулай итеп, Идел буе физик культура һәм спорт академиясе студентлары ярышлары вакытында да (аның балансында «Зилант» спорт комплексы бар - ред.иск.) балалар үзләренең күнегүләрен дәвам итә алачаклар», – дип сөйләде Светлана Вострикова.

Спикер шулай ук тренерлар һәм методик составның үз эш урыннарын саклап калачагын ассызыклады. «Өстәвенә, «Зилант» спорт мәктәбе тренерлары өчен бу яңа дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге, чөнки бүгенге көндә алар Казанның барлык балалар-яшүсмерләр спорт учреждениеләренең тренерлар составы арасында иң аз хезмәт хакына эшләүчеләр булып тора. Шулай ук балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен яңа шартлар барлыкка киләчәк», – дип аңлатты С.Вострикова әти-әниләргә.

Барлык яңалыклар