Программада катнашу өчен проект сайтында теркәлергә һәм тест үтәргә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Казанлыларны пенсия яшендәге кешеләр өчен һөнәри белем бирү программасында катнашырга чакыралар. WorldSkills стандартлары буенча түләүсез белем 58-60 яшьлек (ир-атлар) һәм 53-55 яшьлек (хатын-кызлар) белгечләргә хезмәт базарында үз позицияләрен ныгытырга ярдәм итәчәк. Программа РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Катнашучылар үзләренең һөнәри квалификациясен арттыра һәм актив профессиональ тормышны озайта яки яңа һөнәр үзләштерә алачаклар. Сайлап алу өчен хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган мәгълүмат технологияләре, инженерия һәм җитештерү, төзелеш, хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн, транспорт һәм логистика, мәгариф өлкәсендәге 116 компетенция буенча программалар бирелгән.
Программада катнашу өчен проект сайтында теркәлергә һәм тест үтәргә кирәк. Ул киләчәктә профессиональ траекторияне билгеләргә ярдәм итәчәк. Тестлар өлкән яшьтәге белгечләрнең үзенчәлекләрен исәпкә ала дип билгеләп үтелә.
WorldSkills стандартлары буенча укыту WorldSkills Russia академиясе тарафыннан квалификация сайлап алуны узган белем бирү учреждениеләре базасында узачак. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча төбәк мәйданчыклары челтәре формалаша. Казанда 15 уку йорты 26 компетенция буенча өлкән яшьтәге студентларны кабул итәргә әзер. Уку вакыты һәм җәдвәл сайлап алынган компетенциягә бәйле булачак.
Моннан тыш, программаны узу нәтиҗәләре буенча курсны тәмамлаучылар «Скиллс Паспорт» алачак, ул WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри компетенцияләр дәрәҗәсен раслый, шулай ук илнең алдынгы эш белән тәэмин итүчеләре тарафыннан таныла.
«Яшь профессионаллар – WorldSkills Russia» берлегендә март урталарында WorldSkills стандартлары буенча пенсия алды яшендәге россиялеләр өчен һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итәләр. Тестта Россиянең 7 төбәгеннән 18 белем бирү оешмасы катнашкан. Хәзерге вакытта 37 кеше «Скиллс Паспорт» алган, 412-се укуларын дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 20-нче майдан 24-нче майга кадәр узачак WorldSkills милли чемпионаты кысаларында «Зирәкләр күнекмәләре» чемпионаты финалы үтәчәк. Анда 50 яшьтән өлкәнрәк 391 профессионал катнашачак. Ярышлар 26 компетенция буенча оештырыла. Кагыйдә буенча чемпионатта хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр, уку йортлары укытучылары, пенсионерлар катнашачак.