Даими рәвештә уза торган тикшерүләр барышында белгечләр гадәттән тыш хәл килеп чыгарга мөмкин булган урыннарны билгелиләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март, Екатерина Виславская). Казанда ташкыннарга әзерләнү эшләре дәвам итә. Белгечләр фикеренчә, быел ул март азагында башланырга мөмкин. Ташкын кебек хәлнең килеп чыгарга мөмкин булган урыннарның берсе – Совет районының шул исемдәге бистәсе янындагы Чебакса күле, белгечләр анда кисәтү эшләре алып бара. Әлеге территория проблемалылар арасына керә, дип билгеләп үтте Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен оештырылган пресс-тур барышында.
Су агызу торбаларын тикшерергә коткаручыларга водолазлар ярдәм итә
Казанда ташкыннарга әзерләнү алдан башланды, чөнки быел шәһәрдә бик күп кар яуды – нормадан артык. Мисал өчен, Чебакса янында кар капламы калынлыгы 60-80 см, ә урыны белән хәтта 100 см тәшкил итә. Җирнең туңу дәрәҗәсе 60-90 см. “Температура кинәт күтәрелсә, бик катлаулы хәл килеп чыгарга мөмкин. Кырлардан су бирегә агып төшәчәк. Шуңа да планлы эшләрне алдан башкарырга кирәк”, - дип аңлатты Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе.
Бүген Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм “Водоканал” МУП белгечләре (10-нан артык кеше) су агызу торбаларын боздан арындырдылар, бәке уйдылар. Махсус үлчәү җайланмалары белән эшчеләр су күләмен исәпләячәк.
Кирәк булган очракта, аларга водолазлар ярдәм итәчәк.
Ташкыннарга әзерләнү алдан башланды
Мондый эшләр башка территорияләрдә дә башкарыла. Аларны тикшерү ташкыннар башланганчы уза. Һәр елны ташкын булдырырга мөмкин булган яңа факторлар барлыкка килә. Быел Казансу, Киндерка, Вертлевка, Нокса, Коры елга егалары үзәннәрендә урнашкан торак массивлар тикшерелә.
“Әлегә шау-шу юк, су басу турында шалтыратулар килмәде”, - диде Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе. Искәртергә кирәк, былтыр Казанда су басу турында 7-8 гариза кабул ителде, бер ел элек – 120. “Узган ел бик җитди әзерләнгән идек, быел да эшләрне системалы рәвештә башкарабыз”, - дип аңлатты Фердинант Тимурханов.
Шәһәрлеләр профилактика белән шөгыльләнә ала
Шәһәрнең баш коткаручысы халыкны да эшкә кушылырга чакыра, бигрәк тә куркыныч астында калырга мөмкин йортларда яшәүчеләрне. Аларга ишегалларыннан карны чокырларга ташларга киңәш ителми, эрегендә ул ясалма буалар тудыра. Биредә яшәүчеләргә шулай ук үзләренең йортларын, корылмаларын иминиятләштерергә, чормаларын бушатырга киңәш ителә.
Су баскан очракка 3772 кеше сыйдырырлык 10 вакытлыча урнашу урыны әзерләнгән.
Казанның Эзләү-коткару отряды – әзерлек хәлендә
Белгечләр ташкыннар март азагында башлана, дип фаразлый. Хәл начар юнәлеш алган очракта 13 кв.км мәйданлы территория су астында калачак. 9 автомобиль күпере шулай ук куркыныч астында тора.
Су башу куркынычы тудырган елгаларда хәлне шәһәрнең районнар администрацияләре күзәтә. Су басу очраклары турында Бердәм кизү диспетчерлык хезмәтенә (843) 264 29 00 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.