Термометр баганалары минус 15 градустан түбән төшмәячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Казанда февраль аенда көчле салкыннар көтелми, термометр баганалары минус 15 градустан түбән төшмәячәк. Аномаль җылы кышның сәбәпләре турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев һәм КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде.
Казанда якын көннәрдә бераз салкынаю көтелә. Шулай итеп, бүген төнлә һава температурасы якынча минус 9 градуска кадәр төшәчәк, ә пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә минус 5 градуска кадәр салкын булачак.
Казан Гренландиядән килгән зур циклон йогынтысында урнашкан, нәкъ менә ул бераз салкынаюга китерде. Норма буенча хәзер һава температурасы уртача минус 11 градус булырга тиеш, әмма циклон була торып та, температура югары дәрәҗәдә кала. «Элек көчле салкыннар була иде, чөнки җил безгә Себердән килә иде. Хәзер ул Гренландиядән килә, анда шактый җылы», – дип сөйләде Ю.Переведенцев.
Казанлыларга көчле салкыннарны көтәргә кирәкми, дип раслый белгечләр. Казанда максималь рәвештә минус 9 градуска кадәр салкын булачак. Әмма киләсе ял көннәрендә үк температура тагын югары күтәреләчәк. «Аномаль җылылык зонасында бөтен Россия урнашкан, температура тирбәлешләре гыйнвар азагына кадәр булачак, әмма кискен салкыннарны барыбер көтәргә кирәкми», – диде Ю.Переведенцев. Февраль аенда да казанлыларны үзгәрүчән һава торышы көтә - һава температурасы гыйнвар ае белән чагыштырганда бераз түбәнрәк булачак. 15 градустан да түбәнрәк салкыннар көтелми.
Явым-төшемнәргә килгәндә, гыйнварда алар нибары 20 мм яуды (норма - 40 мм). Кар катламының биеклеге 14 см тәшкил итә, әгәр аномаль җылылык булмаса, кар биеклеге 70 сантиметрдан артып китәр иде. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел кыш җәдвәл буенча вакытында килде, температураның нульдән тотрыклы төшүе 1-нче декабрьдә булды, әмма циклон аркасында 52 көннең нибары 37-се генә кышкы булды. Җәй дә шактый салкын иде - 25 көн һава температурасы 15 градустан түбән иде», - дип искә төшерде Т.Әүхәдиев.