Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2019, 14:18

1-нче декабрьдән башлап Казан мәктәпләре «Сәламәт туклану» бөтенроссия проектына кушылачак

Проект сынау режимында 2018 елда 6 төбәктә старт алган һәм 6 мең баланы колачлаган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Казан мәктәпләре 1-нче декабрьдән «Сәламәт туклану» бөтенроссия мәгълүмати-белем бирү проектына кушыла ала. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә проектның әйдәп баручы координаторы Валентина Богомолова сөйләгәнчә, проект сынау режимында 2018 елда 6 төбәктә старт алган һәм 6 мең баланы колачлаган. Бүгенге көндә ул илнең 28 төбәгендә гамәлгә ашырыла һәм анда 20 меңнән артык укучы катнаша.

Проект 11 дәресне үз эченә ала, аларны үткәрү өчен технологик карта, өләшү материалы һәм интерактив дәресләр программасы эшләнгән. Валентина Богомолова билгеләп үткәнчә, дәресләрне әйләнә-тирә дөнья программасына яки дәрестән тыш эшкә кертергә мөмкин.

Төп басымны әзерләүчеләр башлангыч мәктәп укучылары өчен белем бирү курсына ясаганнар. «Әмма проект шул рәвешле эшләнгән ки, без аңа укучыларны да, укытучыларны да, ата-аналарны да җәлеп итәбез. Һәр категория өчен махсус курс әзерләнгән», - дип сөйләде координатор. Балаларга белем бирү генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау да мөһим, дип аңлатты ул. «Бала үсә алырлык һәм дөрес туклануны әһәмиятле булуын аңлый алырлык мохит булдырырга кирәк, – дип билгеләп үтте Валентина Богомолова. - Шуңа күрә без мөстәкыйль һәм проект эшчәнлеген дә бергә алып барабыз, шул ук вакытта белем бирү эшенә ата-аналарны да җәлеп итәбез.

Түгәрәк өстәлнең башка катнашучылары ассызыклаганча, бу хәзерге Россия һәм дөнья чынбарлыгы өчен бик актуаль. Аерым алганда, медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Наталья Рылова хәзерге вакытта дөньяда артык тән массасы һәм симерү XXI гасырның йогышсыз эпидемиясе булып тора, дип билгеләп үтте. «Проблема төрле яклап комплекслы якын килүне таләп итә, чөнки Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бөтен дөньяда 340 млн бала симезлектән җәфа чигә, өч тапкырга күбрәк мәктәп укучысының тән авырлыгы зур булып тора», – дип ассызыклады белгеч һәм соңгы 5 елда тискәре тенденция Россиядә дә билгеләнә, дип өстәде.

«Симерү - ул җитди хроник авыру. Әгәр яшүсмернең тән авырлыгы тиеш булганнан зуррак икән, өлкән яшьтә симерү белән чирләү мөмкинлеге 70-80%-ка тиң булачак. Моңа инсулинорезистентлык, 2-нче типтагы шикәр авыруы, артериаль гипертензия, метаболик синдром, бавырның алкогольсез май дистрофиясе кебек авырулар өстәлә», - дип аңлатты Наталья Рылова.

Кешенең азык-төлекне дөрес куллану тәрбиясе эчке үсештән башланырга тиеш. Алга таба азык стереотиплары гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә формалаша. Шуңа күрә белем бирү учреждениеләрендә балаларга сәламәт туклану культурасын сеңдерүче агарту проектларын гамәлгә кертү бик мөһим, дип нәтиҗә ясады табиб-диетолог.
Барлык яңалыклар