В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Интеллектуаль ярыш туган (рус булмаган) телдә белем ала торган укучылар арасында үткәрелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Казанның дүрт укучысы туган (рус булмаган) телдә белем бирелә торган мәктәп укучылары өчен рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр бишлегенә керде. 4-6-нчы февральдә узган олимпиадада Татарстанның 36 муниципаль районыннан 7-11-нче сыйныфларда белем алучы 138 укучы катнашты.
Катнашучыларга өч язма бирем башкарырга – тарихи-әдәби һәм теоретик-әдәби белемнәрне күрсәтергә, шигъри текстка тулы анализ ясарга һәм тәкъдим ителгән өзек буенча авторны һәм әсәрнең исемен билгеләргә тәкъдим ителде.
Олимпиаданың йомгаклау туры нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлегенә Вахитов районының 27-нче номерлы гимназиясенең 7-нче сыйныф укучысы Герда Галеева, Совет районының 175-нче номерлы мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучысы Алия Зәйнуллина, Киров районының 4-нче номерлы гимназия-интернатының 10-нчы сыйныф укучысы Алинә Миңнебаева һәм Мәскәү районының 34-нче номерлы мәктәбенең 11-нче сыйныф укучысы Алсу Ваһапова керде.
Республиканың 34 муниципаль районыннан 63 укучы призер булды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.