В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ралина Йосыпова һәм Галия Шәрәфетдинова гомуми 168 баллның 160 сын җыйганнар.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
Кызлар өчен Европа олимпиадасында (EGMO) Россия командасына шулай ук Санкт-Петербургтан ике укучы кергән.
Ралина Йосыпова – халыкара дәрәҗәдәге математика олимпиадаларында күп тапкырлар чемпион исеменә лаек былган кыз. Әйтик, 2021 елда ул, гомуми 42 баллдан 42 балл җыеп, кызлар өчен Европа математика олимпиадасында абсолют җиңүче булган. Ә Галия Шәрәфетдинова узган ел математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче исемен алган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
European Girls Mathematical Olympiad (кызлар өчен Европа математика олимпиадасы) 2012 елдан башлап ел саен Европа илләренең берсендә укучыларның математик сәләтләрен ачу, аларның математика буенча халыкара олимпиадаларда катнашуга кызыксынуларын стимуллаштыру максатларында үткәрелә. Россия олимпиадада 2016 елдан бирле катнаша.