В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда Россиянең 26 төбәгеннән, Белоруссиядән һәм Кытайдан спортчылар катнашты
Фото: Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU 22 нче ноябрь). Идел буе районының 73 нче мәктәбе укучылары Елизавета Кашпарова һәм Талия Мәрданова спорт аэробикасы буенча «Хыяллар кубогы» халыкара ярышларында ике медаль алдылар. Ярышлар 17-19 нчы ноябрьдә Мәскәүдә узды.
ТР Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, мәктәп укучылары турнирда Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Елизавета Кашпарова һәм Талия Мәрданова «гимнастика платформасы» һәм «бию гимнастикасы» дисциплиналарында алтын һәм көмеш медальләр яулаган.
Барлыгы җиңү өчен илнең 26 төбәгеннән, шулай ук Белоруссиядән һәм Кытайдан спортчылар көрәште.