Җиңү өчен илнең 16 төбәгеннән командалар көрәште
Фото: Денис Гордийко
Казанлылар 2010-2011 елларда туган малайлар арасында төркемдә көмеш медаль яулады, ә ТР башкаласы вәкиле Артем Зуев турнирның иң яхшы капкачысы булды. Җиңү өчен илнең 16 төбәгеннән командалар көрәште, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел 179 нчы гимназия укучылары ярышларның шәһәр этабында урта яшь төркемендә иң яхшылары булды. Турнирны ачу тантанасында Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» стадионында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.