В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Интеллектуаль уенда бөтен илдән 72 иң көчле команда көч сынашкан.
Фото: Илдар Әһлиуллинның шәхси архивыннан
Чемпионатта бөтен илдән 72 иң көчле команда катнашты. Казанны «СОлНЦе» мәктәбе командалары тәкъдим итте: өлкәннәр категориясендә «Солнечный удар» командасы чыгыш ясады, ә кечкенәләрнекендә – «Солнце в конце тоннеля». Балаларга 84 сорауга җавап бирергә туры килгән – барлыгы 12 раундтан торган 7 тур узылган.
Шулай ук укучылар «Брейн-ринг» уенында да катнашканнар. Өлкән командалар арасында интеллектуаль ярышлар нәтиҗәләре буенча Казан егетләре берьюлы ике дисциплинада – «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һәм «Брейн-ринг»та – көмеш медаль алган, ә кечкенәләр категориясендә алтын медальгә ия булганнар.
Казан командаларының тренеры Илдар Әһлиуллин сүзләренә караганда, Мәскәүгә чемпионат финалына бару Казан егетләре өчен көтеп алынган вакыйга булган. Укучылар күп шөгыльләнгән – соңгы айларда атнага дүрт тапкыр әзерлек дәресләре узганнар, һәр тренировка 3,5 әр сәгать барган.