В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Икенчел чимал җыю өчен фандоматлар шәһәрнең 20 мәктәбендә эшләвен дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
Казан мәктәпләре укучылары эшкәртүгә барлыгы 50 меңнән артык ПЭТ-шешә һәм 6120 алюминий банка тапшырганнар. Уку йортлары арасында Совет районының 167-нче мәктәбе лидер булган, аның укучылары 355 кг ПЭТ һәм 19,5 кг алюминий тапшырган. Совет районының 181-нче мәктәбе икенче урында, аның укучылары 154 кг ПЭТ һәм 12 кг алюминий җыйган. Лидерлар өчлегенә Совет районының 72-нче мәктәбе кергән, анда 149 кг ПЭТ һәм 5 кг алюминий җыелган. Тагын 139 кг ПЭТ һәм 3 кг алюминийны Авиатөзелеш районының 77-нче мәктәбендә җыйганнар. Идел буе районының 129-нчы мәктәбендә балалар 128 кг ПЭТ һәм 4,5 кг алюминий җыйганнар.
Исегезгә төшерәбез, икенче чимал кабул итү аппаратлары Казан мәктәпләрендә 2020 елның гыйнварында эшли башлады. Әлеге вакыт аралыгында 275 мең шешә һәм алюминий банка җыя һәм эшкәртүгә тапшыра алганнар. Бер фандомат көненә 25 кг чиста икенчел чимал кабул итәргә сәләтле – бу 300 шешә һәм алюминий банка дигән сүз, дип хәбәр итә «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарәче компаниясе матбугат хезмәте.
Икенчел чималны атна саен махсус машина алып китә, ә аннары калдыклар үлчәү һәм чимал пресслау бара торган сортировка станциясенә илтеп тапшыра. Шуннан соң әзер чимал эшкәртүгә җибәрелә, алар скейт-бордлар, чаңгы, эскәмия, велосипед, футбол һәм башка әйберләр ясауга тотыла.
Яңа ел каникулларыннан соң фандоматлар 20 мәктәптә яңадан эшли башлады