«Дом» эко-үзәгендә икенчел чимал җыю буенча конкурска йомгак ясадылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче март). Казанда узган уку елында фандоматларга икенчел чимал җыю буенча конкурска йомгак ясадылар. Горки-Әмәт паркындагы «Дом» эко-үзәгендә актив укучыларны һәм мәктәп директорларын бүләкләү тантанасы булды. Укучылар ике ел эчендә 15 тоннадан артык пластик шешә һәм алюминий банка җыйган.
«Бу сезнең әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм рециклинг индустриясен үстерүгә керткән зур өлешегез», - диде «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов. Ул шулай ук әлеге экологик чарада уку йортлары директорлары һәм укытучылары тарафыннан инициативаның мөһимлеген билгеләп үтте.
Мәсәлән, уку йортлары арасында шәһәрнең Совет районындагы 167 нче мәктәп иң яхшысы булган. Укучылар 300 килограммнан артык пластик шешә һәм 19 килограмм алюминий банка җыйган. Оештыручылардан мәктәпкә ноутбук тапшырдылар.
2 нче урынны Идел буе районының 129 нчы мәктәбе алды. Балалар фандоматка 130 кг ПЭТ һәм 3,5 кг алюминий тапшырган.
Өченче урында – Авиатөзелеш районының 117 нче мәктәбе. Мәктәп укучылары 100 килограмм ПЭТ-шешә һәм 5 килограмм алюминий банка җыйганнар.
Укучылар арасында 1 урынны Киров районының 182 нче лицееннан Максим Максимов алды. Гомумән алганда, призер мәктәп фандоматына 3 мең пластик шешә тапшырган.
2 нче урынны Авиатөзелеш районының 117 нче мәктәбе укучысы Макар Самохин яулады. Ул икенчел чимал җыю автоматына 1895 ПЭТ-шешә һәм 908 алюминий банка салган.
Өченче урында – Мәскәү районының 65 нче мәктәбе укучысы Гордей Челноков, ул фандоматка 890 пластик һәм 340 алюминий берәмлек савыт тапшырган.
Чарада барлыгы 10 укучы һәм Казанның 5 мәктәбе бүләкләнде. Икенчел ресурсларны җыю буенча барлык лидерлар конкурсны оештыручылардан кыйммәтле призлар (скейтбордлар, флипчартлар һ.б.) һәм Казан Башкарма комитетыннан Рәхмәт хатлары алды, дип хәбәр итә «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә фандоматлар – эшкәртү өчен калдыкларны җыюның иң эффектив механизмы. Татарстанда калдыкларны аерым җыюның автоматлаштырылган системасының «РТ-Инвест» программасын гамәлгә ашыру 2020 елның гыйнварында башланды.