Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2020, 17:38

Казан укучылары балалар рәсемнәре халыкара конкурсының призерлары һәм дипломантлары арасына керде

Бәйгедә Әрмәнстан, Беларусия, Германия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия һәм Украинадан 800-дән артык бала катнашкан.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Казан укучылары «Евразия мирасы балалар күзлегеннән - 2020. Милли костюмнар» халыкара балалар рәсемнәре призерлары һәм дипломантлары арасына керде. Анда Әрмәнстан, Беларусия, Германия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия һәм Украинадан 800-дән артык бала катнашты.

5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар берничә категориягә бүленде. 5 яшьтән 8 яшькә кадәрге категориядә 6-нчы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Әмир Әхмәтов бронза медаль алды. Аның эше «Кояшлы Андижан» дип атала.

Дипломантлар арасына Киров районының «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Азалия Җәләева («Могҗизалы курай» эше) һәм Б.М.Альменов исемендәге 3-нче балалар сәнгать мәктәбеннән Анастасий Ташев («Азәрбайҗан милли костюмы» эше) керде.

Балаларның рәсемнәрен сәнгать училищесы укытучылары һәм мирасны саклау өлкәсендәге белгечләр бәяләде, дип хәбәр итә Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе.

Конкурс «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге тарафыннан оештырылган. Ул балалар арасында мираска сакчыл караш тәрбияләүгә, үсеп килүче буынның үз тарихи тамырлары, этномәдәни кыйммәтләре, үз халкының милли костюмнарында, орнаментларында һәм төсле чишелешләрдә чагылыш тапкан традицияләре турындагы белемнәрен киңәйтүгә юнәлтелгән.
Барлык яңалыклар