Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2020, 14:22

Казан укучылары Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр арасына керде

Үз белемнәрен 9-11-нче сыйныфларда белем алучы 137 укучы күрсәтте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). Казанның 9-11-нче сыйныф укучылары Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр булдылар. Республиканың 43 районыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 137 югары сыйныф укучысы үз белемнәрен күрсәтте.

Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча мәктәп укучылары олимпиадасы ике турда узды – язма һәм практик. Язма турда катнашучылар теоретик биремнәр үтәделәр. Практик турда катнашучылар тактик полосаны уздылар, шул исәптән төеннәрне бәйләү, ераклыкны билгеләү, янгын чыганагын сүндерү һәм дошманның ут ноктасын юк итү, граната ыргыту, пешкән һәм аңсыз хәлдә булган зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.

Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында 9-нчы сыйныф укучылары арасында Казан шәһәре Идел Буе районының 19-нчы гимназиясе укучысы Ева Содаткина, Авиатөзелеш районының 62-нче номерлы мәктәбе укучылары Анастасия Заблоцкая һәм Максим Моисеев җиңү яулады. 10-11-нче сыйныф укучылары арасында иң яхшылар арасына Авиатөзелеш районының 62-нче номерлы мәктәбеннән Кирилл Случаев һәм Екатерина Канахина, шулай ук Казанның Б.К.Кузнецов исемендәге мәктәп-интернаты укучысы Назар Барков керде. Җиңүчеләр арасында шулай ук республиканың башка шәһәр һәм районнары мәктәпләреннән дә укучылар бар иде.

Казан, Чаллы, Бөгелмә, Биектау, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кукмара, Саба, Ютазы, Мамадыш, Зәй, Буа, Балтач, Әтнә, Алабуга, Чистай һәм Тәтеш районнарыннан 42 укучы призер булды.

Олимпиаданың йомгаклау этабы 12-18-нче апрельдә Казанда узачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар