Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2019, 10:55

Казан укучылары Яшь экологларның төбәкара слетында икенче булды

Ул Евпаториядә «Юность» балалар сәламәтләндерү лагере базасында узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Казанның «Танкодром» балалар иҗат үзәге укучылары Яшь экологларның төбәкара слетында гомумкоманда зачетында икенче урынны алдылар. Ул Евпаториядә «Юность» балалар сәламәтләндерү лагере базасында узды.

Александр Наживин, Әмир Мәрданов, Эмилия Тарасова, Анна Ипополитова һәм Артур Мингалиев кергән «Эконаследие» командасы Татарстан Республикасын тәкъдим итте. Ярышларда балаларга экология өлкәсендәге белемнәрен генә түгел, эшне дә тәкъдим итү сәләтләрен дә күрсәтергә кирәк иде. Яшь казанлылар иҗади һәм интеллектуаль биремнәрне уңышлы үтәде.

Слетта Россиянең 15 төбәгеннән 25 команда катнашты, аерым алганда Башкортстан, Бурятия, Вологда, Иркутск, Калмыкия, Калуга, Карелия, Түбән Тагил, Омск, Оренбург, Пенза, Чиләбе, Югра һәм Кырым Республикасыннан, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Чара инде дүртенче ел үткәрелә. Ул яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән, аның девизы – «Без табигатьнең яшь сакчылары». Слет мәктәп укучыларының табигать саклау эшчәнлегендә катнашуын активлаштыру һәм аларда экологик культура формалаштыру өчен үткәрелә.

Барлык яңалыклар