В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурсның йомгаклау этабы Ставропольдә узды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Берьюлы Казанның берничә укучысы экология буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр булды. Конкурсның йомгаклау этабы 7-нче апрельдән 10-нчы апрельгә кадәр Ставропольдә Төньяк Кавказ федераль университетында узды.
Укучыларга 2 тур узарга кирәк иде – теоретик һәм проект. Интеллектуаль сынауда илнең 69 төбәгеннән 300-дән артык укучы катнашты. Татарстаннан 36 кеше катнашты – Казан һәм Чаллы, шулай ук Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнары укучылары.
Олимпиадада Казаннан өч укучы кыз җиңү яулады: Вахитов районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18-нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Екатерина Бородачева (9-нчы сыйныф), Совет районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 86-нчы номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Юлианна Ягафарова (9-нчы сыйныф), Совет районының 126-нчы номерлы гимназиясе укучысы Александра Наживина (11-нче сыйныф). Тагын 14 Казан укучысы олимпиада призерлары булды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте
Йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнары булганнар илнең теләсә кайсы вузына олимпиада профиленә туры килә торган юнәлеш буенча имтиханнарсыз керә алачак.