В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар Татарстанның 20 муниципаль районыннан 8-11 сыйныфларда белем алучы 150 укучы арасында иң яхшылар рәтендә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Казан укучылары химия буенча бөтенроссия олимпиадасының республика этабында җиңү яулады. Алар Татарстанның 20 муниципаль районыннан 8-11 сыйныфларда белем алучы 150 укучы арасында иң яхшылар рәтендә.
Химия буенча олимпиада ике турда узды: теоретик һәм практик. Олимпиадада катнашучылар химиянең төп бүлекләре буенча биремнәр үтәделәр: органик, органик булмаган, физик, аналитик, шулай ук аның махсуслаштырылган өлкәләре – массс-спектрометрия, кристаллохимия, радиохимия.
Укучылар эшен КФУның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты һәм КМТТУ-КХТИ укытучылары бәяләде.
Олимпиадада җиңүчеләр арасында КФУ IT-лицееның 8 һәм 9 сыйныф укучылары Мария Алексеева һәм Алия Мулина, 131-нче лицейның 10 сыйныф укучысы Олег Панфутов һәм КФУ Лобачевский исемендәге лицейның 11 сыйныф укучысы Камилла Волкова бар иде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан укучылары 57 олимпиада призеры арасында да бар.