В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Интеллектуаль турнирда Татарстанның 13 районыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 93 укучы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Казан шәһәре Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернаты, КФУның IT-лицее һәм КНИТУ-КАИның Инженерлык лицей-интернаты укучылары астрономия буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының республика һәм төбәк этабы җиңүчеләре булдылар.
Интеллектуаль турнир 19-21-нче гыйнвар көннәрендә узды. Анда Татарстанның 13 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 93 укучы катнашты.
Астрономия буенча олимпиадада Казаннан җиде укучы җиңүче булды: Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернаты укучылары Михаил Белосков (7 сыйныф), Йосыф Шәрипов (9 сыйныф) һәм Кирилл Богомолов (11 сыйныф), КФУның IT-лицеенда белем алучылар Марат Вәлиев (8 сыйныф), Сергей Михайлов (10 сыйныф) һәм Элина Низамова (10 сыйныф), шулай ук КНИТУ-КАИның Инженерлык лицей-интернаты укучысы Георгий Поморцев (10 сыйныф). Түбән Кама, Саба, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 14 укучы призер булды.
Астрономия буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы 30-нчы марттан 4-нче апрельгә кадәр Свердловск өлкәсендә узачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.