Junior милли технологик олимпиадасының алтынчы сезоны нәтиҗәләре буенча Россиянең 69 төбәгеннән 5-7 сыйныф укучыларының 1320се җиңүче һәм призер булды. Казан укучылары командасы ярышларда бер юнәлештә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
«Технологияләр һәм виртуаль чынбарлык» номинациясендә «Сәяхәт» балаларга өстәмә белем бирү үзәге укучысы Алмаз Гафиятуллин һәм 186 нчы күппрофильле лицей укучысы Тимур Медведев җиңү яулады.
Быел Милли технологик олимпиаданың яшүсмерләр юнәлеше буенча 24 меңнән артык укучы катнашты. Алдагы узган елларны исәпкә алып, акыл ярышы бөтен Россиядән, шулай ук башка илләрдән 140 меңнән артык укучыны берләштерде.
Олимпиаданың йомгаклау этаплары быел Россиянең 57 төбәгендә узды. Финалга иң күп катнашучыларны Новосибирск өлкәсе (826 укучы), Мәскәү өлкәсе (697 укучы) һәм Санкт-Петербург (692 укучы) җыйды, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Junior МТО катнашучылары алты юнәлештә ярыштылар: виртуаль чынбарлык, ясалма интеллект, компьютер уеннары, роботлар, шулай ук космос һәм яшәү тирәлеге. Финалчылар командаларда гомуми легенда белән берләштерелгән гамәли инженерлык биремнәрен чиштеләр. Мәсәлән, яшүсмерләр виртуаль чынбарлык проектын эшләп бетергәннәр, шәһәр мохите өчен ясалма интеллект – навигатор өйрәткәннәр, компьютер уены дәрәҗәсенең прототибын төзегәннәр һ.б.
Junior МТО җиңүчеләренә һәм призерларына портфолио өчен дипломнар тапшырачаклар. Балалар гаҗәеп сәләтләрен күрсәткән затлар турында дәүләт мәгълүмат ресурсына кертеләчәкләр һәм МТИ Түгәрәк хәрәкәте, «Россия − мөмкинлекләр иле» платформасы һәм башка партнерлар проектларында һәм бәйгеләрендә катнаша алачаклар. Шулай ук һәр юнәлешнең иң яхшы алты командасын декабрьдә Мәскәү өлкәсендә узачак яшүсмерләр слетына чакырачаклар.