В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Интеллектуаль ярышта 87 илдән укучылар катнашты
Фото: mipt.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь). Казан укучылары информатика буенча IOI-2023 халыкара олимпиадасында алтын медальләр алдылар. Интеллектуаль ярыш Венгриядә 28 нче августтан 3 нче сентябрьгә кадәр барды. Олимпиада 87 илдән укучыларны берләштерде.
Н.И.Лобачевский исемендәге лицейдан Валерий Родинов һәм 2 нче лицей-интернаттан Гыймран Абдуллин Россия җыелма командасы составында җиңү яуладылар. Һәр команданы олимпиадада дүрт укучы тәкъдим итте, быел Казан укучылары белән алтын өчен Мәскәүдән килгән балалар көрәште, дип хәбәр иттеләр ТР Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.