«Белем.Лектор — 2024» Халыкара конкурсында Казан мәктәпләреннән өч укучы финалга үтте. «Мәктәп укучылары» номинациясе финалчылары көзен «Артек» халыкара балалар үзәгендә халык алдында чыгыш ясарга өйрәнергә барачак һәм «Белем» җәмгыяте лекторлары булу мөмкинлеге алачак.
Совет районының 187 нче лицее укучысы Камилла Михайлова «Кино: кичә, бүген, иртәгә» дигән авторлык лекциясен тәкъдим итте. Укучы кыз иҗтимагый тормышта һәм укучылар үзидарәсендә актив катнаша, лидерлык темасы белән кызыксына.
Үткәрелгән анализы нигезендә популяр блогерларның видео серләре белән Идел Буе районының 129 нчы мәктәбе укучысы Диана Старостина сөйләде. Ә шул ук уку йортыннан Ульяна Балянина «Сириус» үзәгендә генетика һәм селекция буенча олимпиадада катнашканлыгы турында автор чыгышы әзерләгән.
«Белем.Лектор — 2024» конкурсына Россиянең барлык төбәкләреннән 5250 яшүсмер гариза җибәргән. Финалга 175 укучы чыкты, дип хәбәр иттеләр Казан мәгариф идарәсеннән.