Россия Герое авиация өлкәсендәге һөнәрләргә багышланган онлайн дәрес үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казан укучылары авиация өлкәсендәге һөнәрләргә багышланган «Очышларны сүтеп җыю» Бөтенроссия ачык дәресенә кушыла алачак. 30-нчы гыйнварда туры эфирда дәресне гражданнар авиациясе очучысы, Россия Герое Дамир Йосыпов һәм Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) җитәкчесе Александр Нерадько үткәрәчәк.
Спикерлар укучыларга самолетларны һавага кемнең күтәрүе, очыш тормышка ашсын өчен күпме кеше эшләве, ничек экипаж әгъзасы булу һәм санаулы секундлар эчендә мөһим карарлар кабул итәргә өйрәнү турында сөйләячәкләр. 2019 елның 15-нче августында шундый хәлиткеч карарларның берсен һава судносы командиры Дамир Йосыпов кабул итте, ул критик хәлдә Жуковский астында кукуруз кырына аварияле утыртуны үткәрде. Шуның нәтиҗәсендә Airbus А321 бортында булган бөтен 233 дә кеше коткарылды.
Лекция 30-нчы гыйнвар 13.00 сәгатьтә башлана. Аны «ПроеКТОриЯ» порталында, социаль челтәрләрдәге проект төркемнәрендә һәм белем бирү оешмаларының шәхси кабинетлары аша туры эфирда теләгән һәркем карый алачак.
Бөтенроссия ачык дәресләре – профессиональ навигация буенча даими онлайн-дәресләр. Чаралар 8-11 сыйныф укучыларын алдынгы индустрияләр һәм перспективалы һөнәрләр, илебез фәне һәм икътисады казанышлары белән таныштыруга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта ачык дәресләр 100 млн артык карау җыйган, «ПроеКТОриЯ» порталында Россия мәктәпләренең 30 меңнән артык шәхси кабинеты теркәлгән, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.