Конкурска 28 февральгә кадәр кушылырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Казан укучылары "Велодобро" проектына кушыла һәм конкурста катнаша ала. Үз мәктәбенә иске велосипед алып килгән һәр кеше 28 февральгә кадәр кыйммәтле приз оту мөмкинлеге алачак.
Иске һәм кирәкмәгән велосипедларны җыю Казанның барлык мәктәпләрендә узачак, дип хәбәр итә проект активистлары. Җиңүчеләрне очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайлап алачаклар. Конкурста катнашу шартлары белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, "Велодобро" проекты Казанда узган ел президент грантлары фонды ярдәмендә старт алды. Активистлар иске һәм кулланылмый торган велосипедларны һәм аларга комплект өлешләрен җыялар, ремонтлыйлар, аннары авыр тормыш шартларына дучар булган гаилә балаларына, ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга бүләк итәләр.