Сынау проектында катнашу өчен гаризалар 15-нче октябрьдә кабул ителә башлый.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Татарстан мәктәп укучыларын программалаштыру телләренә түләүсез өйрәтү буенча проект старт алган сынау төбәкләренең берсе булды. Программа башлангыч программалаштыру тәҗрибәсе булган 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр өчен исәпләнгән.
Курслар математика һәм информатика буенча база мәктәп программасына өстәмә булачак. Укучылар JavaScript, Python, Java, шулай ук HTML, CSS, SQL һәм башка телләрне дистанцион рәвештә өйрәнә алачак. Курсларның минималь озынлыгы 144 академик сәгать тәшкил итәчәк.
Уку өчен гаризалар 15-нче октябрьдән сайтта кабул ителә. Белем бирү программасын сайлаганда, профориентация һәм мотивация буенча тест узарга кирәк булачак.
2022 елның июненә кадәр ике меңнән артык мәктәп укучысы укыр дип планлаштырыла. Сынау курсы нәтиҗәләре буенча программаларның эчтәлеге һәм дәвамлылыгы укучыларның, аларның ата-аналарының һәм укытучыларның бәяләмәләреннән чыгып төзәтеләчәк, ә нәтиҗәләр киләсе елда башланачак бөтенроссия проектында исәпкә алыначак, дип хәбәр итә ТР цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, укыту «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты чаралары исемлегенә керә.