Олимпиада 30-нчы ноябрьдән 11-нче декабрьгә кадәр онлайн форматта узачак.
Фото: Денис Гордийко
«Имин юллар» онлайн-олимпиадасы илнең 85 субъектында узачак. Ул мәктәп укучылары өчен кызыклы форматта интерактив өйрәтү һәм тест биремнәре чылбырыннан гыйбарәт.
Олимпиада биремнәре чара старт алган көнне Учи.ру платформасында шәхси кабинетта булачак. Аларны 11-нче декабрьгә кадәр теләсә кайсы уңайлы көнне узарга мөмкин. Онлайн-олимпиада нәтиҗәләре буенча катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм рәхмәт хатлары алачаклар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Олимпиада «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.