Быел олимпиада сигезенче тапкыр узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Казан укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнаша ала. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль турнир 21-нче сентябрьдән 26-нчы ноябрьгә кадәр дистанцион формада узачак.
Сайлап алу турын 21-25 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла. Олимпиадада катнашучыларга әлеге этапта, төрле дәрәҗәдәге 15 сорауга җавап биреп, тест узарга туры киләчәк. Олимпиаданың икенче этабы 5-12 октябрьдә узачак. Укучыларга иҗади бирем тәкъдим ителәчәк – кулланучылар хокукларын яклау темасына эссе язарга кирәк булачак.
8-9 сыйныф укучылары һәм 10-11 сыйныф укучылары арасында ике яшь төркемендә олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын билгелиячәкләр.
Олимпиадада катнашу өчен алдан ук сылтама буенча теркәлергә кирәк. Гаризалар 2-нче сентябрьдән 16-нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Быел олимпиада сигезенче тапкыр узачак. Узган ел чарага республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 9 меңнән артык укучы килгән. Иң зур активлыкны Казан, Түбән Кама, Азнакай, Әлмәт, Кукмара, Бөгелмә, Балтач, Лениногорск, Лаеш, Тәтеш, Ютазы районнары яшьләре күрсәткән дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе.