В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үз экомәдәният дәрәҗәсен онлайн режимда барлык теләүчеләр дә тикшерә алачак.
Фото: Марат Мугинов
Бөтенроссия экология диктанты Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышланган. Экодиктант ел саен россиялеләрнең экологик белемен арттыру, экологик белемнәрне популярлаштыру максатыннан экодиктант.рус порталында онлайн-форматта һәм оффлайн-мәйданчыкларда уздырыла. Анда Россия Федерациясенең барлык субъектларында яшәүчеләр, шулай ук чит илләрдә яшәүче һәм 12 яшькә җиткән рус телен белгән кешеләр катнаша ала.
Акциядә катнашу өчен алдан ук теркәлергә кирәк. Казанлылар сайтта онлайн-диктант яза алачак.