Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2020, 15:25

Казан укучылары кошларны санау буенча шәһәр акциясендә катнаша

Балалар җыйган мәгълүмат нәтиҗәсендә, орнитологлар кошларның санындагы үзгәрешне һәм шәһәрнең экологик торышын күзәтеп торалар.

Фото: vk.com/rbcu1993

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Казан укучылары кошларны санау буенча шәһәр акциясендә катнаша. Ул «Феникс» кошларны халыкара күзәтү һәм табигатьне саклау орнитология проекты кысаларында 26-нчы сентябрьдән 4-нче октябрьгә кадәр уздырыла.

Балалар оешкан төстә, бинокль, фотоаппарат һәм блокнот алып, урман-парк зоналарына, якындагы сулыкларга баралар. Кошларны интернетта, шул исәптән Россия Кошларны саклау берлеге сайтында систематик фотогалереяда танырга өйрәнергә мөмкин. Белешмә материаллары белән профильле түгәрәкләр укытучылары, биология укытучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар белән бергә, балалар кошларны саный һәм алынган мәгълүматларны берлек сайтына җибәрә.

Казанда бу проектны җитәкләгән шәһәр экология-биология үзәгендә хәбәр итүләренчә, шәһәрдә балалар, кагыйдә буларак, күгәрченнәр, каргалар, чәүкәләр, кыр һәм шәһәр чыпчыклары, зур һәм озын койрыклы песнәкләр, зәңгәр чыпчыклар, миләш чыпчыклары, карабүрекәр артыннан күзәтәләр. Казансу буенда шулай ук су тавыгы, үрдәк һәм шөлдиләр очрый. Моннан тыш, укучылар очып узучы кошларны - акчарлак, каз, тургайларны саный.

Балалар җыйган мәгълүмат нәтиҗәсендә белгечләр кошларның саны һәм дислокациясе үзгәрүен, шәһәрдәге экологик торышны күзәтәләр. Орнитологлар шулай ук күчмә кошларның җылы якларга очып китә башлау вакытын һәм кайсы чорда кайсы төбәкләр аша очып узуларын күзәтәләр.

Проектта теләге булган һәркем катнаша ала. Төп бурыч - билгеле бер вакыт аралыгында очраган барлык каурыйлыларны язып алу, үз күзәтүләреңнең нәтиҗәләрен милли координация үзәкләренә җибәрү. Мондый массакүләм исәпкә алу нәтиҗәләре зур фәнни әһәмияткә ия. Акция нәтиҗәләре буенча активистларны грамоталар белән бүләклиләр.

«Феникс» орнитологик проекты дөньяның күпчелек илләрендә гамәлгә ашырыла торган кошларны саклау буенча халыкара программаның бер өлеше булып тора. Халыкара кошларны күзәтү көннәре 1993 елдан башлап Кошларны саклау буенча Халыкара ассоциация (BirdLifeInternational) тарафыннан үткәрелә.

Барлык яңалыклар